Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Балаларга 10 мең сум пособиегә гариза язу өчен соңгы көн билгеле

«Быел Татарстанда 765 меңнән артык бала яңа төрле пособиеләр алган», - диде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе Эдуард Вафин.

Россия Президентының указлары нигезендә 3 яшькә һәм 16 яшькә кадәр балаларга түләнә торган пособие акчасын алып өлгермәгән ата-аналарга Пенсия фондына гариза язуның соңгы көне 30 сентябрьдә була. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе Эдуард Вафин ТР Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә әйтте.

«Татарстанда быел 765 меңнән артык бала яңа төрдәге пособие алды. Моның өчен Россия Пенсия фонды республикага 16 млрд сум акча күчерде. Татарстанда һәр бала диярлек үзенә тиешле акчаны алды. Бөтен республикага берничә кешенең генә андый акчаны алмыйча калган булуы мөмкин. Акчаларны алып өлгермәгән кешеләр Пенсия фондына 30 сентябрьне кертеп гариза тапшыра ала», — диде Эдуард Вафин.

Спикер сүзләренчә, гаризаны тапшыру өчен беркая да барырга кирәкми: Дәүләт хезмәтләре порталыннан гына эшне башкарырга була. «Гариза язу акчаны кайсы счетка күчерүен күрсәтү өчен генә кирәк», — диде Эдуард Вафин.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев