Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Балалар йоклый, тынычрак булмыймы?

Аксубай урамнарында төнлә шау-шулы була.

Вакыт-вакыт мотоциклчылар колак яргыч тавышлар чыгарып йөриләр. Яңгыравыклы музыка яратучылар да тынлыкны боза. Аңлашыла, яшьлек үзенекен итә: кемдер байк сатып алып, үзенең канатлы хыялын тормышка ашыра, кемнеңдер үзен күрсәтәсе, дуслары арасында абруй казанасы килә. Күп кенә мотоциклларда җитештерүче завод тарафыннан сертификацияләнгән модификацияле глушитель булуы, яшьләрең тавыш яратуы да аңлашыла. 

Ә бит сез караңгы урманда яшәмисез, сезнең янәшәгездә кешеләр. Әйдәгез, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәник. Көндезге эсселектән җәфаланган сабыйлар кызу бүлмәләрдә йоклый алмыйлар, урамда коляскаларда йоклап китәләр, төнгелеккә барысы да тәрәзәләрен ачып куялар. Үзегезне балалар, ата-аналар урынына куеп карагыз һәм кешеләр сезгә нәрсә теләвен уйлагыз. Байклар һәм сабвуферлар яратучыларга төнге сәфәрләр өчен трассаны торак пункттан читтә сайларга мөмкин бит. Бу мөрәҗәгать игътибарсыз калмас дип ышанабыз. 

Ихтирам белән, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең яшь әниләре исеменнән Вера.К.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев