Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Балалар спортчыларның рәсемнәрен ясадылар

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге “Экстремизмга – ЮК!” айлыгы кысаларында “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз” дигән рәсем бәйгесе оештырды.

Иҗади конкурста башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Буяулар, карандашлар, гуашлар ярдәмендә алар кәгазьдә үзләренең сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллауларын – физик яктан нык кешеләрнең спорт белән шөгыльләнүен, спортчыларны, физкультурачыларны сурәтләделәр. 

Жюрига иң яхшы эшләрне сайлап алу җиңел булмады, алар барысы да тематикага туры китереп, тырышып, кызыксынып башкарылган иде. Жюри ике беренче урынны Яңа Аксубай мәктәбеннән Матвей Удиряковка һәм Кәкре Күл урта мәктәбеннән Николай Луконинга бирде. Радель Камышев (2нче Аксубай мәктәбе) һәм Айсылу Галләмова (Түбән Баланда башлангыч мәктәбе) икенче призерлар булдылар. Өченче призлы урынга дәгъва итүчеләр дүртәү булды: Амелия Кәлимуллина (1нче Аксубай мәктәбе укучысы), Злата Малова (Түбән Баланда мәктәбе), Ралина Нуртдинова (Яңа Дума мәктәбе), Елена Латыйпова (2 нче Аксубай мәктәбе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X