Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Балалар мәйданчыклары төзелде, яктырткычлар куялар

Өч балалар мәйданчыгы, 190 яктырткыч, видеокүзәтү камералары урнаштыру, күпергә төшү юлын төзекләндерү – боларның барысын да быел Аксубайда үзара салым акчасына башкарып чыгу планлаштырылган.

Соңгы елларда бистәне төзекләндерү эшләренең үзәк урамнарны гына түгел, башка урамнарны да колачлавын күрми мөмкин түгел. Моңа төрле федераль, республика һәм муниципаль программалар ярдәмгә килә. Әмма, узган еллар тәҗрибәләре күрсәткәнчә, күп эшләр үзара салым акчасына эшләнә. Бу программа район үзәгендә өч ел эшли.

Бу вакыт эчендә урамнарда 600 фонарь куелган, тугыз балалар уен мәйданчыклары урнаштырылды, православия һәм мөселман зиратлары яңа койма белән әйләндереп алынды, капкалар куелды, өч күпер төзекләндерелде, бишенче үткәргеч сузылды, территорияне үләннәрдән чистартып тору өчен роторлы чапкыч сатып алынды.

- Быел үзара салым акчасына, димәк, аксубайлыларның турыдан-туры катнашында, Мазилин, Кирпеч Заводы һәм Песочная урамнарында балалар уен мәйданчыклары төзелде, Зеленый урамыннан Ленин урамына таба күпергә төшү юлы төзекләндерелде. Халыкның иминлеген тәэмин итү өчен район үзәгендә видеокүзәтү камералары урнаштырылды, – дип шәрехләде шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов. – Энергияне янга калдыра торган тагын өстәмә 190 яктырткыч куюга килешү төзелгән, сүз уңаеннан, аларны бүгенге көннән урнаштыра башлыячаклар.

Аксубайда үзара салымакчасын җыю дәвам итә. Акрынлап башка урамнар да төзекләндереләчәк, урамнарыгыз тагын да матуррак, балаларга уйнар өчен мәйданчыклар булуын телисез икән – уртак эшкә үз өлешегезне кертегез. Үзара салым программасы гамәлдә булган вакытта һәм җыелган һәр сумга республика дүрт сум өстәгәндә – әлеге уникаль мөмкинлек урамнарны, ишегалларын тагын да ямьлерәк итәчәк.

Район үзәгендә үзара салым акчасы 300 сум күләмендә билгеләнгән. Үзара салым акчасын кертмәүчеләргә квитанцияләрне шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитетында алырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев