Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Балалар мәйданчыгын яшелләндерделәр

Быелгы җәйдә Песочная һәм Карьерная урамнары киселешендә яңа объект – балалар мәйданчыгы пәйда булды.

Ул гражданнардан җыелган үзара салым акчасына төзелде. Бу тирәдә яшәүче сабыйлар өчен мәйданчык яраткан урынга әверелде. Монда уйнарга, таучыктан шуып төшәргә, үрмәләп менәргә, таганнарда атынырга була. Киләсе җәйдә бу урын тагын да матуррак, яшелрәк булачак: “Урман атнасы” кысаларында балалар уен мәйданчыгы тирәсенә спирея куаклары утыртылды.

Куак утыртуда Аксубай урманчылыгы һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләре катнашты: район китапханәсе, бистә советы, туган як тарихы музее, пенсия фонды һәм район үзәгенең башка оешмалары вәкилләре.

– Куакларны утырту өстенә, аларны сакларга да кирәк, терлекләр таптамасын иде, – ди шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов. – Урамда яшәүчеләр төзекләндерү кагыйдәләрен үтәсеннәр – малларын иреккә чыгарып җибәрмәсеннәр, яшел үсентеләрнең тамыр җәеп үсеп китүен, микрорайонны бизәп торуын кайгыртсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев