Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Балалар һәм оныкларны Кыш бабай котласын дип хыялланасыңмы? Район газетасына языл!

Бүгенге көннән 2022 елның I ярты еллыгына «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăçӗ» газеталарына ташламалы бәядән язылу декадасы башланды. Ул 2021 елның 16 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Бу чорда югарыда аталган басмаларның теләсә кайсысына язылып, @nadegda_penkova дан Кыш бабай белән Кар кызыннан Яңа ел котлавын отарга мөмкин, алар сезнең өйгә киләчәк.

Уйнатуда ничек катнашырга? Җиңел һәм гади – 6 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр чорда газеталарга язылуны рәсмиләштерергә! Басмаларга почтальон аша, почта бүлекчәсендә яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша, яисә «Россия почтасы» сайтында 682,62 сумга язылырга мөмкин. Яисә 480 сумга редакциядә альтернатив подписка рәсмиләштерергә (газетаны басылып чыккан көнне редакциядән килеп алырга). Уйнатуда катнашу өчен квитанцияне редакциянең selbuh@mail.ru электрон почтасына җибәрергә. Уйнату @aksubaevonews инстаграмм битендә туры эфирда узачак, җиңүчеләрне Кыш бабай белән Кар кызы билгеләячәк.

Әгәр дә сез язылырга өлгергәнсез икән, әмма әкият геройларыннан котлау отарга телисез икән, сезнең мөмкинлек бар – күп балалы гаиләгә, әти-әниегезгә, әби-бабагызга яисә пенсионер күршеләрегезгә язылу рәсмиләштерегез һәм квитанцияне редакциягә җибәрегез.

Декабрь могҗизаларга бай ай һәм район газетасы шуларның берсен сезгә дә бүләк итәчәк. Кемгә дә булса подписка бүләк итеп, сез үзегез дә тылсымчы була аласыз!

Реклама 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев