Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балалар көз бизәкләрен рәсемгә төшерделәр

    Район газетасы «Әкияти көз» балалар рәсемнәре онлайн-бәйге җиңүчеләрен бүләкләде.

    Конкурс aksubayevo.ru сайтында барды. Катнашу өчен 22 октябрьгә кадәр редакциянең электрон адресына фотография җибәрергә һәм аңа кызыклы исем уйлап табарга кирәк иде.

    Почтага берничә конкурс эше килде. Яшь рәссамнар, һәркем үзенчә көз буяуларын һәм аның матурлыгын сурәтләде. 23 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр ачык тавыш бирү узды, аның барышында безнең газета укучыларыбыз ике җиңүчене билгеләде. Алар - Денис Убейкин һәм Данияз Гафаров.

    Район газетасы редакциясеннән бүләкләрне малайларның әти-әниләренә филиал җитәкчесе-баш мөхәррире Людмила Жаренова тапшырды. Катнашучыларга якты һәм җылы картиналар өчен рәхмәт белдерәбез.

     

    Акция вакыты: 2020 елның 15 октябреннән 29 октябренә кадәр.
    Реклама 0+

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: