Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балалар куркынычсызлыгы өчен

    Балалар юл-транспорт һәлакәтен кисәтү максатларында 2019 елның 20 маеннан 2 июненә кадәр Татарстан Республикасында «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы үткәрелә.

    2019 елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 131 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 бала һәлак булган һәм 140 бала имгәнгән (АППГ–126–0–133). «Игътибар – балалар!» чарасы кысаларында  Аксубай дәүләт автоинспекторлары балаларны машинада утыртып йөртү, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтү, яктылыкны кайтаручы элементларны популярлаштыруга юнәлдерелгән машина йөртүчеләрне тикшерү чараларын оештыралар.

    Балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр уздырылачак, алар барышында мондый фактлар турында мәгълүмат алга таба профилактик эшләр үткәрү өчен мәгариф оешмаларына җибәреләчәк, мәктәпләрдә дәүләт автоинспекторлары белән  берлектә  ата-аналар җыелышы уздырылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: