Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Балалар креслосыннан баш тартмагыз

2017 елның июнь аенда юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кертелде.

Әлеге кагыйдә 7 яшьтән алып 11 яшькә кадәр җиңел автомобильнең арткы утыргычында балалар өчен махсус утыгычлар кулланмыйча йөртүгә рөхсәт итә.

- Дәүләт автоинспекциясе куркынычсызлыгы күзлегеннән караганда, балаларга 7 яшь тулган очракта да балаларны  махсус тотып торучы җайланмада йөртергә  киңәш ителә, - дип аңлатма бирде. Аксубай ЮХИДИ бүлеге начальнигы Нияз Гыймалетдинов.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, транспорт чараларында балалар өчен махсус тотып торучы җайланмалар куллану, балалар арасында үлүчеләр санын – 54% ка, травмалар алу куркынычын – 76% ка, ә авыр җәрәхәтләрне 92% кадәр киметергә ярдәм итә. Дәүләт автоинспекторлары 12 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәклеген онытмаска киңәш итә.

Шуны да онытмаска кирәк, куркынычсызлык каешлары буй озынлыгы 150 см дан артык булган пассажирлар өчен каралган. Бу таләпләрнең үтәлмәве төрле фаҗигаләргә китерә. Пассажирлар өчен куркынычсызлык каешын куллану  үлем һәм авыр травмалар алу ихтималын алгы утыргычларда утыручыларны– 40-50 процентка, арткы утыргычлардагыларныкын - 25 процентка  киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев