Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балалар өчен скутер - уенчык түгел

    Скутерлар (мопедлар) белән идарә итүче балалар проблемасы бик актуаль. Кызганычка каршы, бездә балаларга кыйммәтле һәм еш кына бик куркыныч уенчыклар бүләк итү кабул ителгән.

    Нәтиҗәләре турында уйламыйча, ата-аналар бүләк сыйфатында үз балаларына мопедлар, төрле скутерлар, квадроцикллар бүләк итә. Тик, юл статистикасы күрсәткәнчә, ике тәгәрмәчле транспорт чаралары, үзләренең тотрыксызлыгыннан тыш, бик аз пассив куркынычсызлыкка ия һәм теләсә кайсы егылу яки бәрелү зур куркыныч тудырырга мөмкин.

    Улына, хәтта кызына скутер сатып алган күп кенә ата- аналар моның бик җитди нәтиҗәләргә китерүен тулысынча аңлап бетермиләр. 

    Дәүләт автоинспекторлары гамәлдәге законнар нигезендә мопед (скутер) белән идарә итү бары тик «М»категорияле машина йөртү таныклыгы булганда гына рөхсәт ителә, дип искәртә.

    Машина йөртүчегә 16 яшь булмаса, административ санкцияләр аның әти-әнисенә каралган. 

    Скутер белән идарә итүче затка 16 яшь тулса да, аның «М» категорияле машина йөртү таныклыгы юк икән, бу очракта машина йөртүченең транспорт чарасы махсус урынга куела һәм 5 меңнән 15 мең сумга кадәр административ штраф салына.

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: