Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Балалар арасында коронавирус артса, район хастаханәләрендә covid-бүлекләр ачылачак

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң балалар арасында ковид очраклары арткан, кичәге көнгә Республика балалар хастаханәсендә 41 бала коронавирустан дәвалануы билгеле.

Балалар арасында коронавирус очраклары артса, район хастаханәләрендә covid-бүлекләр ачылачак. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлгының штаттан тыш баш педиатры Светлана Сенек хәбәр итте.

«Барлык Үзәк район хастаханәләрендә балалар бүлекләре бар. Кирәк булса, коронавирустан дәвалау өчен бүлекләр ачарга мөмкин. Шулай ук, туганда аналарыннан вирус йоктырган балалар өчен бала тудыру йортларында провизор бүлекләре бар. ПЦР тесты нәтиҗәсе килгәнче, тәүлек эчендә шул бүлеккә урнаштыру мөмкинлеге бар», — диде баш педиатр.

Бүгенге көндә балалар өчен ковид госпитальләр Республика балалар клиник хастаханәсендә һәм Лениногорск үзәк район хастаханәсендә бар.

Светлана Сенек Яңа ел бәйрәмнәреннән соң балалар арасында ковид очраклары артканын әйтте. Кичәге көнгә 41 бала дәвалануы билгеле. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев