Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Балага психолог ярдәме таләп ителгән очрактагы билгеләрне әйттеләр

Йокы бозылу – бу стресска китергән токсик реакция билгеләренең берсе.

Йокы бозылу, гадәти хәлләргә адекват булмаган реакцияләр, бәйләнчек хәрәкәтләр, хроник авыруларның кискенләшүе — болар барысы да баланың педиатрга яки психологка күрсәтергә кирәклеген аңлата торган симптомнар. Бу хакта РИА Новости Россия мәгариф академиясе академигы, Яшь үзенчәлекләре физиологиясе институтының баш фәнни хезмәткәре Марьяна Безрукихка сылтама белән хәбәр итте.

«Йокы бозылу — бу стресска китергән токсик реакция билгеләренең берсе. Әгәр бала сәбәпсез еласа, вак кына нәрсә дә дөнья проблемасына әйләнсә һәм аны тынычландырып булмаса, бала баш, эч авыртуга, спазматик характердагы авыртуларга зарланса, бәйләнчек хәрәкәтләр — күзен еш йомгаласа, бит, күз тиресе тартышса, кулы тик тормыйча кием төймәсен боргаласа, киемне тарткаласа, бу нервлары бозылу билгеләрен күрсәт», — ди белгеч.

Мондый реакцияләр булса, педиатр яки психологтан консультация кирәк. Марьяна Безруких бу хакта «Россия бүген» агентлыгында узган «Пандемия шартларында яңа уку елы: адаптация процесслары» дигән матбугат конференциясендә сөйләгән.

Шул ук вакытта белгеч балаларның мондый симптомнары тыныч халәттә түгел, ә стресс вакытында күренүен искәртте. Моннан тыш, бала токсик стресс халәтендә булганда аның хроник авырулары да кискенләшергә мөмкин, диелә хәбәрдә. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев