Аксубаево
  • Рус Тат
  • БАКИРОВ Нәҗип Баһман улы

    Район җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде.

    2020 елның 6 ноябрендә 77 нче яшендә Россия Федерациясенең мактаулы җир төзүчесе, Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре, хөрмәтле якташыбыз Бакиров Нәҗип Баһман улы вафат булды.

    Ул 1944 елның 16 апрелендә Иске Кыязлы авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. 1969 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый һәм хезмәт юлын туган районында башлый – башта Вахитов исемендәге колхозда агроном булып эшли, 1970 елда «Октябрь» колхозын җитәкли. Өч елдан соң яшь, перспективалы белгечне районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе итеп билгелиләр.

    Ә инде 1977 елда Нәҗип Баһман улы Әлки районы депутатлар Советы башкарма комитетын җитәкли, 1982 елда аны КПССның Әлки район комитеты беренче секретаре итеп сайлыйлар.

    Тумышы белән авылдан булган җитәкче, авыл халкы өчен күп эшләр башкарырга тырыша – аның вакытында социаль һәм мәдәният объектлары, юллар төзелә, авылларга зәңгәр ягулык килә башлый.

    Зур оештыру сәләтенә ия оста җитәкче булып танылган Нәҗип Бакировка 1990 елда ТАССР Югары Советы секретаре вазыйфасын тәкъдим итәләр, ә 1991 елда ул ТАССР Югары Советы Секретариатын җитәкли.

    1995-1998 елларда Нәҗип Баһман улы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе вазыйфасын башкара, берничә тапкыр ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.

    1998 елда Нәҗип Баһман улы җир төзелеше, геодезия, картография һәм җир-бәяләү эшләре өлкәсендә әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе – Татарстан Җир предприятиесен (соңрак ««Җир» Республика кадастр үзәге» АҖ) җитәкли. 2017 елдан ««Җир» Республика кадастр үзәге» АҖ генераль директоры киңәшчесе булып эшли.

    Аның республика файдасына башкарган хезмәте «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем, II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медале, «Фидакарь хезмәт өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре һ.б. бүләкләр белән бәяләнгән.

    Дәрәҗәсенә, нинди вазыйфа биләвенә карамастан, ул аралашуда гади, ачык кеше иде, районга төрле дәрәҗәдәге мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итте, якташларына һәрвакыт игътибарлы булды. Ул безнең йөрәкләрдә үзе турында якты хәтер калдырды. Аның якты образы, кешелеклелеге күңелләрдә мәңге сакланыр.

    К.К. Гилманов, С.Ю Зайцев, И.М. Заһидуллин, Р.М. Галиев, И.М. Моратшин, И.И. Ислямов, С.В. Александров, Р.М. Гатин, Г.Г. Дәүләтшин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: