Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бакчадан алып интернат йортка кадәр

Районның белем бирү, мәдәни һәм социаль учреждениеләрендә район башлыгы ярдәмчесе, районның террорчылыкка каршы комиссиясе сәркатибе Эльмира Крайнова, район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина һәм прокурор ярдәмчесе Илназ Гусамов катнашында “Экстремизмга – ЮК!“ ункөнлеге кысаларындагы чаралар циклы үтте.

Очрашуларны Иске Ильдеряк, Савгач, Иске Тимошкино, Иске Үзи, Иске Ибрай, Яңа Ибрай урта белем бирү мәктәпләрендә оештырдылар. Мәктәп укучылары белән экстремизм төрләре, экстремистик эшчәнлек күренешләре, социаль челтәрләрдә аралашу кагыйдәләре һәм экстремистик характердагы материалларны тараткан өчен каралган җаваплылык турында сөйләштеләр.

Районның үзәк китапханәсендә китапханә системасы хезмәткәрләре белән киңәшмә үтте. Китапханәчеләр белән экстремизм һәм терроризмны профилактикалау, шикле әйберләргә тап булганда үзеңне тоту кагыйдәләре, яшьләр һәм халык белән профилактик чаралар үткәрү мөһимлеге хакында әңгәмә  кордылар.

Балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдова Бесландагы вакыйгага бәйле видеоматериал әзерләгән. Балалар белән аралашу вакытында барыбызның да бер җир шарында яшәвебезне, барыбыз өчен дә бер кояшның яктыртуын ачыкладылар, менә шуның өчен  без тату һәм тыныч яшәргә тиеш тә инде. Чара азагында “Тынычлык күгәрченнәре“ мастер-классы үтте.

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында тәрбияче Рәйсә Гайнуллина “Бәла булмасын өчен“ чарасын оештырды. Анда Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге вәкилләре – участок вәкиле Айдар Нуруллин, ветераннар советы рәисе Шамил Сәхабетдинов һәм аның урынбасары Илһам Вафин катнашты.

Интернат-йортның социаль хезмәтләр алучы кешеләре белән экстремизмга һәм террорчылыкка каршы темага профилактик әңгәмә кордылар.
“Салават күпере“ мәктәпкәчә белем бирү оешмасында “Кояш барысын да җылыта“ дуслык дәресе үтте.

Әңгәмә барышында сабыйлар таныш булмаган кешеләр белән аралашканда, шикле предметларга тап булганда үзеңне ничек тоту кагыйдәләре турында белделәр. Балалар үзләре дә террорчылар һәм иминлек кагыйдәләре турында белүләрен бәян иттеләр.

Террорчылыкка каршы комиссия районның үзәк китапханәсе белән берлектә “Экстремизмга – ЮК!“ ункөнлеге кысаларында  “Хыял“ балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында “Беслан фаҗигасына багышланган Хәтер сәгате“ дип исемләнгән чара оештырдылар.

Чара барышында балаларга Бесландагы фаҗига, террорчылар, террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау, кешеләргә карата мәрхәмәтле булу, уяулыкны арттыру, гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тоту турында сөйләделәр.

Балигъ булмаганнарга хокук бозган өчен каралган административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев