Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бадминтон буенча – мастер-класс

    Иске Тимошкино гомуми белем бирү мәктәбе базасында бадминтон буенча “Август уеннары“ ярышлары үтте.

    Көч сынашуларда әлеге спорт төрен үз иткән 20дән артык кеше катнашты. Шул исәптән бадминтон буенча Татарстан җыелма командасы әгъзасы Никита Мулеев та. Спорт мәйданчыгында аның белән көч сынашу, республика ярышларында җиңү яулаган  яшь спортчының ракетка белән эш итүен күзәтү – башкалар өчен үзенә бертөрле мастер класс булды.

    Бадминтончылар көн дәвамында үзләренең яшь төркемнәрендә призлы урыннар өчен ярыштылар. Нәтиҗәдә өлкән төркемдә Никита Мулеев, Денис Прохоров, Леонид Мишин яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

    Урта яшь төркемендә Кирилл Мишин, Вадим Мулеев, Савелий Чугунов җиңүгә ирештеләр. Кече төркемдә Святослав Мулеев, Илмир Әхмәдиев, Владимир Ястребов беренче-икенче урыннарны үзара бүлештеләр.

    Кызлар арасында беренче, икенче, өченче урыннарны Наталья Харитонова, Айсылу Гайнуллина, Зөһрә Сәгыйрова алды. Призерларга тантаналы төстә яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлектән грамоталар һәм медальләр тапшырдылар.

    – Соңгы вакытта мәктәп укучыларында бадминтонга кызыксыну уянды, – дип билгеләп үтте яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин. – Мондый ярышлар яшь спортчыларга әзерлек дәрәҗәсен арттыруда, көндәшләр белән уеннарда яңа күнекмәләр алуда булыша. Димәк, киләчәктә төрле мәйданчыкларда уңышлы чыгыш ясау мөмкинлеге бирә.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: