Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бабасы турында сөйләп җиңде 

Яңа Тимошкино төп мәктәбе укучысы Ангелина Павлова «Җиңүчеләрнең оныкчыклары» Бөтенроссия тикшеренү эшләре бәйгесенең читтән торып уздырылган төбәк этабында җиңү яулады.

Ул үзенең бабасы Арсентий Васильевич Дмитриев турында инша-фикер язган. Бабасын 1942 елда Сталинград янында һәлак булган дип санаганнар, әмма ул исән булып чыга. Сугыштан кайта, кече ватанында хезмәт куя, балалар тәрбияләп үстерә. 

Әнисе - әдәбият укытучысы Людмила Витальевна белән бергә, конкурс шартларына нигезләнеп, зур тикшеренү эшләре алып барганнар. Алар Оборона министрлыгы материалларын, тарихи эпизодларны, фронтовикның сугышчан юлын өйрәнгәннәр, әбисенең үз әтисе турында сөйләгәннәрен анализлаганнар, гаиләдә сакланган документларга таянып эш иткәннәр.

Хикәя бик кызыклы һәм дулкынландыргыч килеп чыккан. Бәйге җиңүчесе буларак Ангелина Диплом һәм бүләкләргә лаек булды.

 

Фото Павловларның гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X