Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Азыкны иң яхшылар әзерли

«Аксу Агро» ҖЧҖендә сезон башында алынган азык әзерләү темпы кимеми.

Бүгенге көнгә биредә 21 мең тоннадан артык сенаж салынды. Бу план күрсәткеченә 90 проценттан артык.

Хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү тәүлек буе алып барыла. Чаптыруда Рифкать Сөләйманов һәм Фәнис Әхмәтсафин идарә иткән ике комбайн эшли. Евгений Кудряшов үз агрегатында теземнәргә сала. Константин Мельников һәм Вәгыйз Ризванов яшел массаны ваклап  ташыйлар.

Механизаторлар Хәлил Хәйруллин һәм Наил Галиев, аларның төнге сменадагы алмашчылары Фәнил Минвәлиев һәм Василий Журавлев яшел массаны тиешле кондициягә китереп базга сала һәм тыгызлый. Бу вакытта сусыл азык төрен җитештерү буенча барлык таләпләр һәм технология катгый үтәлә. Димәк, сыйфатлы продукция килеп чыга. Сөт комплексы территориясендә бу көннәрдә дүртенче чокырны ябалар.

Ике сменага 15 берәмлек күптонналы трактор һәм автомобиль җәлеп ителгән.

- Безнең механизаторлар зур җаваплылык белән эшлиләр, – дип билгеләп үтте вакытлыча МК башлыгы вазыйфаларын башкаручы Альберт Мотыйгуллин. - Алар, бер минутны да югалтмыйча, кышның бүгенге өлешенә бәйле булуын аңлап, хезмәт куялар. Эш оешкан төстә бара, димәк, кыш көне терлекләр тулы сыйфатлы туклану белән тәэмин ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев