Аксубаево
  • Рус Тат
  • Азык запасы арта

    Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә башка мөһим кыр эшләре белән беррәттән азык хәзерләү дә дәвам итә.

    Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 14 августка 53 тоннадан күбрәк сенаж салынган, бу план күрсәткеченең 80 процентын тәшкил итә.

    Шулай ук тупас азыклар хәзерләү дә алып барыла: унөч мең тоннадан артык печән, өч мең тоннадан күбрәк салам запасы булдырылган. Азык кыш буена җитәрлек булсын өчен  механизаторлар максималь көч куеп эшлиләр.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: