Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Азык запаслары арта

Азык хәзерләү чорының кызу чагы.

Районның механикалаштырылган звенолары киеренке ритмда эшли.

Бүгенгесе көндә гомуми мәйданы 13,7 мең гектардан артык тәшкил иткән күпьеллык үләннәр участогында беренче чабым тәмамланган диярлек.

Чиратта – берьеллык үләннәр. Үсемлекчеләр 9,5 мең тоннадан артык яхшы печән хәзерләгәннәр. Бу – план күрсәткеченең 60 проценттан артыгы дигән сүз.

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләресенаж чокырларына 26 мең тоннадан артык сенаж салынган.

Терлекләр имин кыш чыксын өчен белгечләр 65 мең тоннага якын сенаж әзерләп куярга кирәк дип саныйлар.

Азык җитештерүчеләр көн саен печән запасларын 300 тонна, сенаж запасларын 1100 тонна арттыралар. Игенчеләрнең авыр, киеренке көннәре алда әле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев