Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Азат Җиһаншин: «Җир уллары – изге кешеләр» 

Бәйрәм көненә карамастан, бүген «Аксубай» агрофирмасында чәчү кампаниясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр.

Агрофирма игенчеләрен котларга район башлыгы Камил Гилманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин һәм «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин килде. 

– Мондый бәйрәмгә хезмәт кешеләрен хөрмәтләргә җыелуыбыз символик мәгънәгә ия. Һава шартларына, яңгырлар күп явуга карамастан, чәчү эшләренең барлык комплексын вакытында төгәлләдек. Агрофирма җитәкчесе Азат Илдус улына рәхмәт, аның ярдәме белән агрофирма бөлгенлектән чыгып, даими үсеш ала бара, техника паркы яңартыла, хезмәт хакы буенча бурычлар каплана һәм вакытында түләнә. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә үсеш күзәтелә. 

Азат Җиһаншин ассызыклаганча, аның канаты астында булган авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңышлары закончалыклы, чөнки биредә коллектив – ул зур гаилә һәм һәркем коллектив эчендәге мөнәсәбәтләрнең кадерен белә һәм уртак уңай нәтиҗәләргә омтыла. 

–Чәчү эшләре тәмамланганнан соң, без киләчәк максатыбызга, уртак уңышыбызга җитди адым ясадык. Монда җитди өлеш – нәкъ менә сезнең хезмәт өлешегез. Чөнки, сез үзегезне, сәламәтлегегезне кызганмыйча, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр фидакарь хезмәт куясыз. Моның өчен сезгә зур рәхмәт. Җирдә эшләүче кешеләр – минемчә иң изге кешеләр, кызганыч, тик алар бүгенге көндә азая бара, – дип белдерде Азат Җиһаншин. 

Ул аерым рәхмәт сүзләрен агрофирма үсешенә актив өлеш керткән, аның язмышы өчен борчылган район башлыгы Камил Гилмановка җиткерде. 

Агрофирманың авыр вакытларын кыр һәм ферма хезмәтчәннәре бергәләп кичерделәр. Бүгенге көндә игенчелектә дә, терлекчелектә дә үсеш күзәтелә, артка борылып карап куанырга була, чөнки бүгенге көндә уңай нәтиҗәләр күз алдында. Әмма Азат Җиһаншин:

”Без бүген үсемлекчелек буенча да, басулардагы культуралар буенча да, ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмичә, алга таба үсәргә, эшләргә тиеш” – дигән тәнкыйть белдерде. 

Кыр хезмәтчәннәрен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин да котлады. 

–Безнең район – авыл хуҗалыгы районы, безнең төп байлыгыбыз – ул, әлбәттә, икмәк үстерүче, терлекчелектә эшләүче кешеләр. Әлбәттә, һәркем үз урынында хезмәт хакы ала, әмма без Аксубай җирендә эшләүчеләрнең һәм авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә үз өлешен кертүчеләрнең хезмәтен стимуллаштырабыз, – диде Рөстәм Гатин. 

Җылы атмосферада кыр хезмәтчәннәренә юлланганизге теләкләрдә «Аксубай» агрофирмасында хезмәт кешеләренең аерым хөрмәттә булуы күренеп тора. Район җитәкчесе, гадәттәгечә, чәчү кампаниясе нәтиҗәләре буенча эштә югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгыларга – Илүс Исмәгыйлевка, Платон Петровка, Олег Мадюковка бүләкләр тапшырды. 

Әсгать Габдуллин сүзләренә караганда, язгы кампаниядә хуҗалыкта җиде мең гектар мәйдан чәчелгән. Илүс пар җирләрен тырмалауда катнашкан –аның исәбендә 800 гектардан артык эшкәртелгән мәйдан. Ул «Борго» чәчү комплексында Платон мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарган, Олег язгы тукландыруда аерылып торды – уҗым культураларын йөз процент тукландырган. 

Киләчәк уңыш астына үз өлешләрен керткән тагын унөч хезмәтчән агрофирма җитәкчелегеннән дә бүләкләр алды. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, бу агрофирмада, авыл хуҗалыгы предприятиесе ничек кенә аталмасын, һәрвакыт җиргә һәм районга тугрылыклы, ышанычлы механизаторлар хезмәт куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев