Аксубаево
  • Рус Тат
  • Айдар Фәйзрахманов: «Tatar сүзе» бәйгесендә балаларның күбрәк катнашуын бик теләр идем

    «Tatar сүзе» бәйгесе шигърият, проза һәм мәсәл номинацияләре буенча үткәрелә.

    «Tatar сүзе» бәйгесе жюри рәисе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында халыкта татар шигъриятенә карата кызыксыну уятырга кирәклеген әйтте.

    «Җәмгыятьтә халкыбызның яшәеше турында фикерләр күп йөри. Тел югалып бара дибез, фаразлар кылабыз. Милләтне саклау юнәлешендә кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңышка ирешә алабыз дип уйлыйм. Шигърияткә багышланган кичәләребез 2005 елдан бирле оештырыла, тамашачының шигърияткә булган мөнәсәбәтенә игътибар иттем. Халкыбызга татар шигъриятенә карата кызыксыну уятасы иде», — диде ул.

    Айдар Фәйзрахманов сүзләренчә, сайлап алу туры онлайн үтәчәк, икенче турда катнашучыларны чакырып, аларга мастер-класс та биреләчәк.

    Бәйгедә, беренче чиратта, татар теленең чисталыгы, сафлыгы, аһәңен саклавына игътибар ителәчәк, шулай ук сәнгати югарылык, тышкы кыяфәт — костюм да исәпкә алыначак.

    «Балаларның күбрәк катнашуын бик теләр идем», — диде Фәйзрахманов.

    Бәйге номинацияләре: шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр), проза һәм мәсәл. Катнашучылар түбәндәге категорияләргә бүленә: 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар; 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар; 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар; профессиональ катнашучылар — театр, кино, концерт оешмалары профессиональ артистлары, театр белеме бирү педагоглары, дикторлар.

    10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: I урын — 30 000 (утыз мең) сум, II урын — 25 000 (егерме биш мең) сум, III урын — 20 000 (егерме мең) сум. 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: I урын — 45 000 (кырык биш мең) сум, II урын — 35 000 (утыз биш мең) сум, III урын — 25 000 (егерме биш мең) сум. 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында: I урын — 50 000 (илле мең) сум, II урын — 40 000 (кырык мең) сум.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: