Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аяз көннең һәр сәгатеннән файдаланалар

Җәйнең соңгы ае яңгырларга бай булды. Һава торышы игенчеләр эшенә аяк чала.

Тоташ яуган яңгырлар уракны тулы көчкә алып бару мөмкинлеге бирми. Игенчеләр алдында үстерелгән игенне югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 15 августка район буенча 8000 гектардан  бөртекле һәм  бөртекле-кузаклы культуралар суктырып алынган, план буенча бу күрсәткеч 35.111 гектар ( планга карата 25 процент).

Уртача уңыш гектарына 30 центнердан күбрәк тәшкил итә. Кыр хезмәтчәннәре урып-җыю эшләрен аяз көннең һәр сәгатеннән файдаланып алып барырга тырышалар. «Аксу Агро» ҖЧҖдә урып-җыю эшләре оешкан төстә бара.

Һава торышының начар булуына карамастан, алар барлык мәйданның 23 процентыннан уңышны суктырып алырга өлгергәннәр  инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев