Аксубаево
  • Рус Тат
  • Авыруга юл куймаска

    Африка дуңгыз чумасы аерым куркыныч йогышлы авыру, ул йорт һәм кыргый дуңгызларны һәлак итә.

    Бу мәкерле авыру турында без нәрсә белергә тиеш? Анардан ничек сакланырга? Бу хакта Территориаль бүлекнең дәүләт ветеринария инспекторы Ольга Алексеева бәян итә.

    – Африка чумасы әйләнә-тирә мохиттә яшен тизлегедәй таралган вирус китереп чыгара. Безнең маллар әлеге мәкерле чир каршында көчсез. Бүгенге көнгә дуңгызларның африка чумасын профилактикалау өчен дә, дәвалау өчен дә препаратлар эшләнмәгән.

    Вирус бик тиз тарала һәм кыска гына вакыт эчендә әйтеп бетергесез зыян сала ала. Бу авыруны йоктырган хайваннар авыру таратучылар булып торалар. Хуҗалык итүнең заманча шартларында да терлекләр авыруы даими таралып тора.

    Теркәлгән авыруларның  60 проценттан артыгы шәхси секторда күзәтелә. Бер кешенең дуңгызларны асрау кагыйдәләрен бозуы, барлык ярдәмче хуҗалыклардагы дуңгызлар баш санына куркыныч тудыра.

    ТР МК Баш дәүләт инспекциясенең Территориаль бүлеге баш ветеринария инспекторлары дуңгызларның иректә утлап йөрү фактларын ачыклыйлар, кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартылалар.

    Дуңгызларның африка чумасына юл куймау максатларында түбәндәге чараларны үтәү мөһим: терлекчелек фермалары (комплекслар) эшен ябык типта оештырырга; дуңгызларның иректә йөрүенә юл куймаска; малларга бары тик термик эшкәртелгән азык кына ашатырга.

     Терлекләрне, терлекчелек, үсемлекчелек продукциясен, маллар өчен азыкны, материаль-техник чараларны сатып алуны бары тик африка дуңгыз чумасы буенча имин булган районнардан һәм  ветеринария-озату документлары  һәм Баш ветеринария идарәсеннән аларны кертүгә рөхсәт кәгазе булганда гына гамәлгә ашырырга. Районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллин безнең район буенча АДЧ торышына бәя бирде.

    – Африка чумасына бәйле бүгенге көндә районда хәл имин. Ветеринария хезмәте әлеге афәтне профилактикалау чараларын даими күреп тора. Ветеринарлар торак пунктларда булып, дуңгыз асрауга аерым игътибар бирәләр.

    Халык белән очрашып, аңлату әңгәмәләре алып баралар. Безнең белгечләр кайбер торак пунктларда дуңгызларның урамда йөрү фактларын теркәгәннәр. Мондый очраклар Трудолюбово авыл җирлегенең Культура поселогында күзәтелгән.

    Җирле хакимият вәкилләренең, ветеринарларның  кисәтүләренә карамастан,  монда дуңгызларны иреккә чыгарып җибәрү фактлары саклана. Рейд тикшерүләре алга таба да дәвам итәчәк.

    Фото
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: