Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Авыр хезмәт һәм сынаулар белән чыныккан

Кызыл Тау авылының ихтирамга лаек аксакалы, хезмәт ветераны Нуриев Сәмигулла Галиулла улы 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте

Бу көнне Нуриевлар йортына күпсанлы кунаклар җыелды, зур, иркен өй онык-оныкчыклар тавышаннан гөр килеп торды.

Авыл хуҗалыгы ветераны, районның Мактаулы гражданины Минзахит Ганиев Сәмигулла бабай хөрмәтенә корылган мәҗлесне Коръән сүрәләрен укып башлады.

Сәмигулла Галиулла улын истәлекле туган көне белән котларга рәсми кунаклар – район башлыгы Камил Гилманов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин килде.

–Хөрмәтле Сәмигулла Галиулла улы, сез безнең өчен үрнәк һәм горурлык билгесе булып торасыз. Нинди генә авырлыклар, кыенлыклар аша үтәргә туры килмәгән сезгә, әмма баш имәгәнсез, горур басып алга атлагансыз, – диде район җитәкчесе. – Кечкенәдән тормыш арбасына җигелеп, илебез, туган җиребез иминлеге өчен тырышкансыз. Бар гомерегез хезмәттә үткән. Сезнең тормыш юлыгыз яшьләргә маяк булып торырлык. Киләчәктә дә сәламәт булып, тагын да матур юбилейларыгызны каршыларга язсын!

Котлауларга район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов та кушылды, ул ветеранга исәнлекле һәм бәхетле картлык теләде.

Җирлек башлыгы Газинур Дәүләтшин бәйрәм сәбәпчесен җылы котлап:

–Сез авылның ихтирамга лаек кешесе. Гомерегез буе һәркемгә үрнәк булып яшәдегез, алны-ялны белми тырыш хезмәт куйдыгыз, игелекле балалар тәрбияләп үстердегез, – дигән теләкләрен җиткерде.

Сәмигуллага бер яшь тә тулмаган була, әтисе вафат була. Әнисе биш бала белән ялгыз кала. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ачлы-туклы тормыштан гаиләдә ике сабый, ә тагын берсе буй җиткәч дөнья куя. Абыйсы Зәкиулла сугыш кырында һәлак була.

Сәмигулла кечкенәдән ярдәмчел, тырыш, үҗәт бала булып үсә. Авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфларда белем ала, армиядә үз бурычын үти.

Буй җиткәч шул ук авылда туып-үскән Минһаҗәр Мәгъсүм кызы белән гаилә коралар, бер-бер артлы ике уллары дөньяга аваз сала. Әмма гаилә бәхете озакка бармый, йорт хуҗабикәсе фаҗигале төстә вафат була. Үзе дә яшьли ятимлек әчесен татыган Сәмигулла Галиулла улы 3 яшьлек һәм 3 айлык ике бала белән ачы язмыш чатында кала. Ул вакытта иңенә ишелеп төшкән авырлыкларны Сәмигулла фәкать үзе генә белә. Икенче тапкыр гаилә корырга туры килә. Бу никахтан да ике бала – бер ул һәм бер кыз бала дөньяга килә. Менә шулай алар бер йодрык булып, дүрт балага җан җылыларын биреп, аларны үз үрнәкләрендә эш сөючән, игелекле итеп тәрбияләп үстерәләр, олы тормыш юлына озаталар.

Сәмигулла Галиулла улы озак еллар колхозда комбайнчы булып көнне-төнгә ялгап фидакарь хезмәт куя. Аның хезмәт биографиясендә фермада кочегар, оператор, такта ярдыручы булып эшләгән чорлар да бар. Гомере тырыш хезмәттә үтә, Сәмигулла Галиулла улының.

–Аллага шөкер, бүген әтиебез безнең арада, безне сөендереп, шулай сау-сәламәт булып әле тагын озак яшәсен иде, – ди педагог һөнәрен сайлаган кызы Нәфисә.

Икенче җәмәгатенең фани дөньяга күчкәненә дә инде тугыз ел вакыт узган, әмма ул ялгыз түгел, калада, район үзәгендә яшәүче балалары аның ныклы терәге, ярдәмчеләре. Ә 14 оныгы һәм 13 оныкчыгы – аның нәсел дәвамчылары.

–Ходай биргән гомерне заяга уздырмаска, үкенмәслек итеп яшәргә кирәк. Шөкер, балаларым акыллы, тәртипле булдылар. Кияү, киленнәрем дә әти дип өзелеп торалар. Балаларымның кадер-хөрмәтендә бәхетле картлык кичерәм, рәхмәт аларга. Мине хөрмәт итеп килгәнегез өчен, сезне дә Аллаһы Тәгалә шулай зурласын, – дип рәхмәт укып озатып калды Сәмигулла бабакай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев