Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыллар чәчәк атсын өчен җирдә эшләргә кирәк

Кәкре Күл авыл җирлеге базасында фермерларның семинар-киңәшмәсе узды. Ул КФЗХларның узган елгы эшчәнлекләренә анализ ясауга, агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланды.

Кече хуҗалыклар эшчәнлегенең төрле якларын үз эченә алган программа бай эчтәлекле иде. Семинар-киңәшмә эшендә фермер хуҗалыклары башлыклары, эшчәнлекләре авыл хуҗалыгы производствосына бәйле булган район хезмәтләре вәкилләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты.

Гамәли өлеш Яңа Александровкадан Сергей Щекин фермер хуҗалыгы базасында башланып китте. Җыелучыларны кече авыл хуҗалыгы предприятиесе хуҗасы үзе сәламләде, ул үз эшен ничек башлап җибәрүе , бүгенге көндә эшнең ничек баруы турында сөйләде.

Берничә ел дәвамында ул совхозда тракторчы булып эшләгән, ярдәмче хуҗалык тоткан. Эшчән, булдыклы кеше буларак, сөтчелек терлекчелеге белән шөгыльләнергә була. 2018 елда ул “Яшь фермер” программасы буенча сөтчелек юнәлешен үстерү өчен 3 млн. сум күләмендә грант алган. Яз көне яңа терлекчелек корпусы төзи башлый, көзен төзеп бетерә, кирәкле коммуникацияләр – сөтүткәргеч, тирес чыгару системасын, автомат су эчертү җайланмаларын урнаштыра. Сергей Владимирович савым сыерларын 50 башка җиткерергә ниятли.

Бүгенге көндә КФХда 26 савым сыеры бар. Һәр сөтлебикәдән уртача 18 әр килограмм сөт савып алалар. Эшкәртүгә көн саен дүрт центнердан артык продукция тапшыра. Яшь фермерның җир мәйданы бар, анда азык культуралары үстерелә. Ул игенчелек эшләре – туфрак эшкәртү, азык җыю өчен кирәкле техникага да ия.

Грант акчасына төягеч белән МТЗ-82 сатып алган. Азык әзерләү, сыер саву, бозау карау кебек эшләрнең барысын да гаилә әгъзалары – хатыны Татьяна, мәктәп укучы кызы һәм улы башкара. Җыелучылар фермерның эше белән кызыксынып таныштылар, башкарылган эшләрнең детальләрен ачыклап, сораулар бирделәр.

Азык хәзерләүдән алып, сөтчелек җитештерүнең финанас өлешенә кадәр – төрле спектрлар турында фикер алыштылар. Бу вакытта корпусларда басып торган сөтлебикәләр, кунакларга әлләни игътибар бирмичә, печән күшәүләрен дәвам иттеләр.

Район башлыгы Камил Гилманов элеккеге тракторчының төп сыйфатларын – максатка омтылышын, эш сөючәнлеген билгеләп үтте. Фермерның хезмәт юлын ул авылда эш юк дип зарланган күп кенә кешеләр өчен мисал итеп китерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев