Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авылда – алыштыргысыз кеше

Авыл почта элемтәсе бүлегендә һәр көнне эш бетми: кайткан корреспонденцияне, әлбәттә инде, газета-журналларны гына түгел, шулай ук посылка һәм бандерольләрне дә кабул итәләр, сортларга аералар һәм адреслар буенча язып тараталар.

– 2002 елдан бирле мин мәктәптә дә, бер үк вакытта хат ташучы булып та эшләдем. 2008 елда тулысынча почтага күчтем. Шуннан бирле мин биредә эшлим, – дип сөйли Яңа Аксубай авыл җирлеге почта ташучысы Татьяна Мартынова. – Миндә һәрвакыт кешеләр белән эшләү теләге зур иде, шуңа да эшемне яратам. Яхшы хәбәрләр җиткерү үземә дә күңелле. Элек бит телеграммалар, хатлар, открыткалар җибәрәләр иде: шуларны алып барганда кешеләрнең өйләренә керүе дә сөнечле була иде. Хәер мине хәзер дә ачык йөз белән каршы алалар.

Яңа Аксубай авыл җирлеге почта бүлекчәсе коллективы кечкенә, әмма бердәм: бүлекчә җитәкчесе һәм өч хат ташучы. Хезмәт йөкләнеше зур булса да, алар һәрвакыт бер-берсенә теләктәшлек белдереп, кирәк чакта ярдәмгә килеп эшлиләр. Шәһәрдә почта ташучы хезмәте күзгә ташланмаса да, ә менә авылда – ул алыштыргысыз кеше.

– Почта сортларга аерылган һәм барлык кирәкле товар сайлап куелган икән – сумкаңны иңеңә саласың да, үз участогыңа юл тотасың. Мин өч участокка – Яңа Аксубай, Федоровка поселогы һәм Федоровка интернат-йортына хезмәт күрсәтәм. Бу 150 дән артык хуҗалык. Газета-журналлар ташу, пенсия өләшүдән тыш, ә интернат-йортта 100 дән артык кеше, басмаларга яздыру һәм товарлар сату белән дә шөгыльләнәм. Шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр алам. Халык газета-журналларны, посылкаларны вакытында алсын өчен, теләсә нинди һава торышында эш көне дәвамында берничә дистә чакрым юл узам, – дип дәвам итте ул.

Ә 17 ел эчендә ул күпме чакрым юл узган соң?! Һәркемгә дә күңелгә хуш килгән эшне табуы җиңел түгел, ә Татьяна үз урынын тапкан кешеләрнең берсе.

Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин хат ташучы турында тирән ихтирам белән сөйли:

– Ул бик тә җаваплы, намуслы, тәртипле кеше. Барысы белән дә уртак тел таба белә. Аның барысы да вакытында һәм төгәл: пенсия өләшү дә, хисаплар да, почта ташу да. Кыскасы, бернинди проблема да юк. Әлбәттә инде, җиңел түгел, арый, ләкин аның кешеләргә бүләк иткән изгелеген һәм алардан җавап итеп алган рәхмәт, ихтирамны бернәрсә белән дә алмаштырып булмый.

Билгеле инде, авылда халыкның зур өлеше – өлкән яшьтәгеләр. Һәм менә аларның күпчелеге өчен Татьяна Федоровна үз кешегә әверелгән. Ялгыз яшәүчеләргә аралашу җитми, тормыш, район вакыйгалары турында сөйләшер өчен, хат ташучыны алар түземсезлек белән көтеп алалар.

“Авыл таңнары” газетасы редакциясе җитәкчесе-баш мөхәррире Людмила Жаренованың Яңа Аксубай авылына, район басмасын үстерүдә актив катнашканы, басмага иң күп яздырганы һәм иң алдынгы хат ташучы буларак, Татьянаны шәхсән котларга һәм бүләк тапшырырга килүенә шул сәбәп булды да инде.

– Сезнең участокта 150 хуҗалык, һәм халыкның 60 проценты безнең басманы алдыра, ә Федоровка поселогында “Авыл таңнары” газетасы һәр йортка килә. Монда, әлбәттә инде, почтальонның да өлеше зур, – дип мөрәҗәгать итте Людмила Викторовна. – Коллектив һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Безнең газетаны укучылар саны алга таба да кимемәсен, аларның сезне хуплап, безнең басмага тагын да күбрәк язылуларын телисем килә.

Почта ташучы җавап сүзендә халыкның нәкъ менә район газетасын барыннан да күбрәк алдыруын билгеләп үтте:

– Яшьләр район гәзитен күбесенчә интернеттан укый. Ә өлкәннәргә ул традицион рәвештә кирәк, – дигән төгәллек кертте Татьяна Федоровна. – Алар йөри алмасалар да, аралашу өчен дә авылда кеше юк диярлек. Аның каравы, гәзитне күзлек киеп булса да укыйлар, атнага бер тапкыр гына булса да үзләрен дөньядан аерылмаган кебек хис итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев