Аксубаево
  • Рус Тат
  • Авыл яшьләренә максатларын тормышка ашырырга ярдәм итәләр

    Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Аксубайда очрашуда.

    Республиканың Аграр яшьләр берләшмәсе безнең районга яшьләр вәкилләре белән очрашуга килде. Бу төбәк иҗтимагый оешмасы, аның конкрет функцияләре турында районда яшәүче яшь кешеләр күп беләләр, дип әйтергә була.

    Шул ук вакытта аның миссиясе республика авыл җирлекләрендә яшәүче яшьләрнең үз-үзен тормышка ашыру һәм төрле яклап үсеше өчен иң яхшы шартлар тудырудан гыйбарәт. Авыл яшьләре форумына өлкән сыйныф укучылары, Аксубай техникумы укучылары, район оешмалары һәм предприятиеләренең яшь хезмәткәрләре, яшь эшмәкәрләр җыелды.

    Очрашуны «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова «Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» программасын тәкъдир итү белән башлап җибәрде. Яше, социаль категориясе буенча да төрле булган тыңлаучылар безнең көннәрдә дәүләт ярдәме белән үз планнарын ничек тормышка ашырырга мөмкин икәнлеге турында сөйләгәнне игътибар белән тыңладылар.

    Рәсми мәгълүматларга караганда, районда авыл яшьләре саны (18 яшьтән 35 яшькә кадәр) кими. Бүген ул 4170 кешене тәшкил итә. Чыгыш ясаучы авыл территорияләрендә яшьләрнең үз-үзен тормышка ашыру мөмкинлекләрен ачты. «Земский доктор», «Земский учитель» (2021 елдан), торак буенча программалар, 30/70 программасы (йорт төзелешенә 1 млн. бирелү), агросәнәгать комплексы белгечләренә аренда торагы, федераль программа кысаларында авылдагы 1% лы ипотека турында (2020 елдан башлап) җентекләп сөйләде 

    Шулай ук авыл хатын-кызларына беренче, өченче бала өчен түләүләр, авылда үз бизнесларын үстерү: сөт юнәлешендә мини-фермалар төзү, яңа эш башлаган фермерларга грантлар бирү, кооперативларга, гаилә терлекчелек фермалары хуҗаларына түләүләр, кооперативларның матди-техник базасын үстерү турында да сүз барды. Спикер аудиториягә федераль дәрәҗәдә финанс ярдәме алу мөмкинлекләрен җентекләп аңлатты. 

    Шул исәптән  физик затлар, яшьләр коллективлары/клублар, яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләренә грантлар, шулай ук Яшьләр форумы кысаларында проектлар конкурсларына да тукталды. Очрашуда республика дәрәҗәсендә министрлык һәм Ассоциация аша финанс инициативаларын алу мөмкинлекләрен карадылар. 

    Аерым юнәлеш – авыл вакыйгалары туризмы. Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең төрле милләт кешеләрен, һөнәрләрне уртак кызыклы тема белән берләштерүче фестивальләр, бәйрәмнәр оештыру тәҗрибәсе бар.

    Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән  яшь эшмәкәр мәктәбе турында (яңа эш башлаучы фермер), АПКның яшь белгечләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы»  республика конкурсы турында да сөйләштеләр. Теория өлешендә авылда эшкуарлыкны үстерү темасын, бу эштә дәүләт ярдәм итә алуы турында ачыкладылар.

    Авыл территорияләрендә креатив технологияләр үсеше дә кузгатылды, бу уңайдан «Авылны социаль проектлаштыру» грант конкурсы турында искә төшерделәр, анда барлык актив һәм креатив яшьләр катнаша ала.

    Җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.

    – Яшьләр авылда яшәсен һәм эшләсен өчен, күп федераль, республика программалары әзерләнде, – диде ул.. – Бу  киң мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк. Барысы да сезнең активлыкка бәйле. Сез - районның, республиканың киләчәге, берничә елдан сез безнең эшне дәвам итәчәксез.  

    Район җитәкчесе кунакларга шундый форумны оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. – Аграр берләшмә белән бергә без эшләп китәрбез һәм безнең идеяләрне  тормышка ашырырбыз дип уйлыйм, - дип ассызыклады ул. 

    Очрашуны проект төркемнәрендә укулар белән  дәвам иттеләр. Берләшмәнең арт директоры Лилия Шакирҗанова Аксубай балалары белән тиз арада уртак тел тапты.  

    Форумда катнашучылар өч төркемгә бүленеп, район территориясен, аның тарихын, биредә яшәүче яшьләрнең проблемаларын өйрәнү темалары өстендә эшләделәр, белгечләрне авылга җәлеп итәргә, аларны эш, торак белән тәэмин итәргә, «Татарстан Республикасы авыл яшләре» программасы ресурслары кысаларында кызыклы ял, иң яхшы инфраструктура белән тәэмин итәргә кирәклекне хәл иттеләр. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: