Аксубаево
  • Рус Тат
  • Авыл туган көнен бергәләп билгеләп үттеләр

    1929 елның көзе – нәкъ менә бу дата Аксубай районының энҗе бөртеге булган Ахматка авылына нигез салыну турында искәртүче беренче дәлил булып тора. Монда бик матур буа бар, таллар аның суына башларын иеп торалар. Йортлар төзек, урамнар чиста, яшел...

    1929 елның көзендә, җир булмау сәбәпле, Иске Мокшино кешеләре карары белән, яңа поселокка нигез салына башлый. Авыл өчен бик матур урын сайлана – урман уртасыннан акрын гына елга ага, яр буйларында каеннар, шомырт, зирек, таллар үсеп утыра. Ул бүген дә шундый ук булып калган. Беренче булып  ике – Тарасов Павел Григорьевич һәм Колесников Гаврил Петрович гаиләләре күчеп утыра.

    Еллар узу белән авыл зурая. 1933  елда Разумов исемендәге колхоз оеша, әмма аның исеме күптапкыр алмашына –Ежов исемендәге, «Искра» колхозы да булып тора. В 1950 елда  Калинин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. Бу вакытта сыер, дуңгыз, ат абзарлары, тавыклар кетәклеге, орлык салу өчен амбар, кладовка, тимерче алачыгы һәм үзенең пожарные була. Ә 1957 елда колхоз «МЮД» совхозы белән берләшә. 

    Авылга нигез салуга 90 ел тулуны бөтен авыл белән билгеләп үттеләр. Ахматка авылы хезмәт сөючән һәм иҗат кешеләренә бай икән – һәр ишегалды үзенең күргәзмәсен әзерләгән. Монда чиккән, тегелгән, бәйләнгән әйберләр, шәхси хуҗалыкларда үстерелгән продукция, бал тәкъдим ителде.

    Бәйрәмнең рәсми өлешен ачып һәм тәкъдим ителгән экспозицияләр авторларының барсына да истәлекле бүләкләр тапшырып, җирле халыкның фантазиясен Аксубай районы советы депутаты Рузилә Бәширова да билгеләп үтте:

    – Авыл район үзәгеннән ерак урнашкан булса да, сезнең янга шатланып килдек. Ахматка авылының искиткеч табигате һәм кунакчыл халкы мине әсир итте. Монда хезмәт сөючән кешеләр яшәгәнен күрдем мин. Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов һәм шәхсән үз исемемнән сезне бәйрәм белән котлыйм.

    Авыл халкын һәм кунакларны МЮД авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина да сәламләде, бәйрәм бары тик якты тойгылар гына калдыруын теләде.

    – Соңгы елларда без сезнең белән яхшы эшләдек, үзара салым акчасына урам яктырткычларын алмаштырдык. Республика хөкүмәте, шулай ук район башлыгы Камил Гилманов булышлыгы белән озак еллар Ахматка авылы халкы өчен киртә булып торган юл участогына вак таш җәйдек. Быел авыл урамнарына җәю өчен дә вак таш сатып алдык, – дип башкарылган эшләр турында сөйләде Татьяна Викторовна. – Бәйрәмгә бөтен авыл халкы тырышып әзерләнде, бу чара һәр гаиләне, бөтен җирлекне  берләштерде.

    Авылга нигез салынган вакытта яшәгән һәм хезмәт иткән кешеләр турында искә алдылар. Бу кадәрле мәгълүматны җыю җиңел эш түгел, әмма авыл кешеләренең бердәмлеге һәм активлыгы акланды. Гаилә архивларыннан фотокүргәзмә искиткеч иде, Ахматка авылы турындагы фильмны исә юбилейга килүчеләрнең барысы да тамаша кылды.

    Җыелучыларны Ахматканың уникаль тарихы белән хезмәт ветераны, “РФ мәгарифенең Мактаулы хезмәткәре”дигән мактаулы билге иясе Лидия Степанова һәм Марина Москаева таныштырдылар. Авыл тарихын, ул чорның  һәр хезмәткәрен искә алдылар. Аларның исемлеге бик озын иде. Кече ватаннары язмышы өчен җан аткан, шул авылда туып үскән, хезмәт юлын монда башлаган, төрле елларда авылда хезмәт куйган буын кешеләрен дә билгеләп үттеләр.

    Мәртәбәле кунаклар арасында  МЮД авыл җирлеге депутаты Валентин Гришоков,  поселокның ветераннар советы рәисе Петр Сорокин, ТР Аксубай  районының Мактаулы гражданины, РФның атказанган укытучысы Луиза Минсафина, Аксубай районының атказанган энергетигы Анатолий Копанев, МЮД һәм  Иске Мокшино  авыллары ветераннар советы рәисләре Галина Макаренкова һәм Валентина Наумова да бар иде.

    Авылда туып үскән  шәхси эшмәкәр, «Профессионалы – гордость России» Бөтенроссия Милли премиясе иясе, «Профессионал России» ордены кавалеры Светлана Александрова туган авылны саклап калганнары һәм аны үстерү өчен тырышлык куйганнары өчен җитәкчеләргә дә, авыл халкына да рәхмәт белдерде. Балалар таганнары төп урынны алып торган авыл тормышына бәйле  истәлекләре белән уртаклашып, яшь буынга зур таганнар бүләк итте.

    Тантананың рәсми өлешендә авылның иң өлкән кешеләренә һәм юбилярларга  Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң яшь юбиляр – Илья Тарасовны, аңа 20 яшь,  МЮД авыл җирлегенең горурлыгы булган, быел мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казан медицина институтына бюджет нигезендә укырга кергән Ульяна Тарасованы да билгеләп үттеләр.

    Традиция буенча туган көндә  «Каравай» җырлыйлар, әйлән-бәйләнгә барлык кунаклар, авыл кешеләр басты. Авыл халкы бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән МЮД авыл җирлеге башлыгына, бәйрәмне алып баручыларга һәм матур концерт  программасы әзерләгән МЮД авыл җирлеге үзешчәннәренә рәхмәт белдерделәр.

     Бәйрәмне оештыруда иганәче ярдәме күрсәткән – Александровлар, Ефимовлар гаиләләренә, П.В. Тимаськовка, А.М. Мироновка, Н.И. Николаевка, В.П. Гришоковка һәм барлык авыл халкы адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады. Алга таба бәйрәм табын артында дәвам итте, үткәндәге хатирәләр яңарды, киләчәккә планнар корылды, җыр-бию  тынмады.

    Бәйрәм салют белән тәмамланды. Бәйрәмдә катнашучылар онытылмаслык хис-кичерешләр алдылар, алар күңелендә яңа очрашуларга өмет уянды. Ә бит «якташлар очрашуы» – ул авыл җирлегенең гасырлык традицияләренә хөрмәт һәм хәтер билгесе, алар һәр кешенең күңелендә мәңгелеккә уелып калган. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: