Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Авыл таңнары»ннан «Җиңү чыршысы»

    Бу атнада ”Авыл таңнары” мөхәррияте 2020 елның икенче алты аена язылучыларга чыршы үсентеләре бүләк итте.

    Үсентеләр безнең альтернатив әбүнәчеләргә – атна саен безнең мөхәррияткә газета алырга килә торган укучыларыбызга эләкте.

    Үсентеләрне без Савруш почта элемтәсе бүлекчәсенә дә алып килдек һәм бүлек җитәкчесе Наталья Кузьминага тапшырдык – Савруштан өч әбүнәчебез «Җиңү чыршы»сын үзләренең йорт яны участокларында утыртачак. Тагын өч чыршы үсентесен Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьминга тапшырдык, чөнки аңа караган территориядә почтальоннар безнең район газетасына яздыру буенча лидерлар. Үсентеләр авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы тирәлегендә утыртылачак.

    Агымдагы атнада 2020 елның 11-17 маенда язылучылар арасында без «Бакчачы атнасы» акциясен игълан иттек һәм өч төп җиләк-җимеш үсентесе уйнатачакбыз, район газетасына язылырга ашыгыгыз! “Авыл таңнары” газетасына язылу турындагы квитанцияне – 2020 елның 11 маеннан 17 маена кадәр теләсә нинди ысул белән – электрон юл белән, почта аша, альтернатив рәвештә selbuh@mail.ru электрон тартмага 17 май көнне 12:00 сәгатькә кадәр җибәрергә кирәк.

    Үсентеләр җибәрелгән квитанция номерлары буенча уйнатылачак.

    Реклама 16+

    Акциянең вакыты 2020 елның 4 маеннан 2020 елның 17 маена кадәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: