“Авыл таңнары» призына турнир
Якшәмбе, 2019 елның 3 ноябрендә, 2 нче номерлы Аксубай урта мәктәбендә “Авыл таңнары” газеты призына шахмат буенча традицион XXIV турнир уза.
Аны «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы “Авыл таңнары” гәзите редакциясе” район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә уздыра. Турнирда катнашырга теләүчеләрнең барысын да 9 сәгать 30 минутта Аксубайның 2 нче номерлы мәктәбендә көтәбез.
Белешмәләр өчен телефон 2-80-20. Гаризалар турнир узачак көнне кабул ителә.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев