Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

"Авыл таңнары" мөхәррияте гадәти режимда эшли: игъланнар, реклама, котлауларны электрон рәвештә кабул итәбез 

РФ Президенты Указы нигезендә, Россиядә килеп туган санитар-эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, барлык басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары эшләүләрен һәм яңалыкларны үз укучыларына җиткерүне дәвам итә.

«Авыл таңнары» редакциясе – Аксубай районында бердәнбер массакүләм мәгълүмат чарасы, без дә шулай ук, редакциянең эчке эш графигын бекадәр үзгәртеп, эшләвебезне дәвам итәбез.

Эш графигындагы үзгәрешләр укучыларда берничек тә чагылыш тапмаячак. Без белдерүләр, реклама, котлауларны электрон элемтә чарасы аша кабул итәбез. 

Әгәр сезгә кичекмәстән белдерү бирергә кирәк икән, аны мөрәҗәгать иткән көндә үк aksubayevo.ru сайтында һәм социаль челтәрләрдә урнаштыра алабыз. 

Газета җомга көнендә чыга, санга мәгълүматларны эш көннәрендә кабул итәбез, эш вакытында – 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, төшке ял вакыты 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр. Санга мәгълүмат тапшыруның соңгы вакыты – һәр пәнҗешәмбе 10.00 сәгатькә кадәр. 

+7 937 772-54-49 телефоны буенча шалтыратыгыз. 

Реклама 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев