Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Авыл таңнары» газетасына язылып приз алды

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте традиция буенча 2019 елның беренче яртыеллыгына «Газетага язылучыга – телевизор» конкурсында җәмгыять бренды астында чыгучы басмаларга язылу өчен бүләкләр уйнатты.

 Конкурс шартлары гади иде – ким дигәндә «ТАТМЕДИА» АҖнең өч басмасына язылуны рәсмиләштерергә һәм иң төп приз – телевизор оту мөмкинлеген алырга гына кирәк иде. Әмма, конкурс шартлары буенча, Татарстанның һәр районыннан зур суммага матбугатка язылган иң актив язылучылар да призлар белән билгеләп үтелде. «Авыл таңнары» газетасының өч әбүнәчесе ике тапкыр кызыксындыру призына, шул исәптән фотоаппаратка ия булды.

Сентябрь аенда бу категориядә 2018 елның II яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча чираттагы бүләк – йон юрганны икенче Аксубай урта мәктәбе укытучысы Геннадий Горбуновка тапшырдылар. «ТАТМЕДИА» бүләгеннән тыш, Геннадий Валерьевич безнең газета редакциясеннән – су фильтры, «Чаян» журналыннан чәйнек алды. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча ул бу елда дүртенче тапкыр  бүләк иясе булды, бу юлы  декоратив мендәр иясе булды.

Геннадий Горбуновка истәлекле бүләкне «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Людмила Жаренова эш урынында-дәрес вакытында  тапшырды һәм телевизор призын алуга кадәр барып җитүне теләде. Ә Геннадий Валерьевич киләчәктә дә конкурста катнашырга ниятләвен язма  басмаларның  беркайчан да электрон массакүләм мәгълүмат чараларын алмаштырмаячагын әйтте. 

Реклама, 16+ 

Акция срогы:  2018 нче елның 20 нче  октябреннән 2019 нчы елның 20 мартына кадәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев