“Авыл таңнары” газетасы редакциясеннән бер капчык шикәр комына Аксубай мәктәбе укытучысы Елена Дормитонтова ия булды
Бүген “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Авыл таңнары” газетасы редакциясендә әбүнәчеләр арасында призлар уйнатылды.
Төп приз бер капчык шикәр комы булды. Татлы приз уйнату турындагы акцияне без ноябрь аенда ук игълан иткән идек. Шул чор дәвамында редакциягә уйнатуда катнашу өчен “гаризалар” – 2021 елның беренче яртыеллыгына безнең басмаларның берсенә – «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнасе» газеталарына язылу квитанцияләренең күчермәләре килде. Акциядә 190 кеше катнашты.
Редакциягә иртәнге сәгать 10нар тирәсендә, гадәттәгечә, альтернатив язылу рәсмиләштергән әбүнәчеләр газетаның беренче санын алу өчен җыелды. Ишек төбендә аларны бүләкләр һәм төп приз көтте.
“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы җитәкчесе-баш мөхәррире Людмила Жаренова җыелучыларны җылы сәламләде, газетада яктырту мәсьәләләрендә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
Урнадагы һәр номер акциядә катнашучының исемлек буенча номерына туры килде (сүз уңаенда, редакция әбүнәчеләргә үз күзләре белән күреп инанырга һәм уйнатуда катнашучылар исемлегендә үз фамилияләрен тикшерергә ышандырды). Урнадан номерларны тартып чыгаруны мөхәрриргә ышанып тапшырдылар. Һәм менә, иң дулкынландыргыч мизгел килеп җитте: Людмила Жаренова 49 нчы номерны алды! Катнашучылар исемлегендә әлеге сан Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Дормидонтовага туры килде. Бу вакытта ул укучылар белән дәрес алып барды һәм уйнатуда катнаша алмады.
Кышкы уйнатуда катнашучыларның калганнары өйләренә газетаның яңа җомга саны һәм редакциядән бүләк – дивар һәм өстәл календарьлары, блокнотлар һәм китаплар белән кайтып киттеләр.
Елена Дормидонтова өчен бу безнең газетага язылу белән бәйле беренче генә уңыш түгел. Узган елның язында редакциядә уздырылган уйнату вакытында Елена Николаевна карлыган куагы откан иде.
Редакция хезмәткәрләре бүләкне адресатка – мәктәпкә ук илтеп бирделәр. Төп призны нәкъ менә ул отуы турындагы хәбәр укытучы өчен көтелмәгән сюрприз булды.
– Мин район газетасын бик теләп укыйм, һәм инде күп еллардан бирле алдырам, – диде Елена Дормидонтова. – Җиңү минем өчен зур шатлык, рәхмәт сезгә. Чын күңелемнән редакциянең әбүнәчеләре күп булуын телим!
Акциянең вакыты: 2020 елның 27 ноябреннән 2021 елның 15 гыйнварына кадәр.
Реклама 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев