Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл проблемалары халык катнашы белән хәл ителә

Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров хисап тотты.

 Җирлек территориясендә 584 хуҗалык бар, 1229 кеше яши. Демографик хәл шатландырмый. 2021 елда 2 бала туган, 16 кеше үлгән.

Авыл территориясендә инвестор “Аксу-Агро” ҖЧҖ эшли. Хезмәткә сәләтле халыкның күпчелеге шушы авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Фермерлар Ильяс Сөләйманов һәм Җәүдәт Сабиров, Самат Насыртдинов КФХлары үз эшчәнлекләрен уңышлы алып баралар.

Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнүчеләр дә бар: 334 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шуның 167се савым сыеры. Көн саен авыл кешеләре 350-400 литр сөт тапшыра.

Авылның күп кенә проблемалары халык катнашы белән хәл ителә. Хисап елы нәтиҗәләре буенча бюджет тулысынча үтәлгән.

Узган елда халыктан 307 мең 600 сум күләмендә акча җыелган, республикадан 1 мл. 243 мең 917 сум бүлеп бирелгән һәм миллион ярымнан артык тупланган гомуми акча авыл урамнарына җәю өчен вак таш сатып алу, тигезләү, кыш көне юлларны кардан чистарту өчен тотылган.

Бу эш быел да дәвам ителәчәк. Грант акчасына кайткан МТЗ 82 тракторына төрткеч сатып алганнар, шулай ук аңа тагылма агрегатлар, су насослары сатып алырга кирәк булачак. Хисап елында су челтәрен төзекләндерү эшләре алып барылган, үз көчләре белән клуб котельныена косметик ремонт ясаганнар, котельный өчен кирәкле җиһазларны алмаштырганнар.

Авыл иганәчеләре ярдәме белән Геройлар аллеясын төзү эшләре тәмамланган. Агымдагы елда чүплекне күмеп бетерергә, өстәмә чүп контейнерлары урнаштырырга, авыл урамнарын тулысынча яктыртырга ниятлиләр. Шулай ук су челтәрен тулысынча алмаштыру, мәктәп янында күперне һәм мәдәният йортын капиталь ремонтлау таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев