Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл почтальонының хезмәте җиңел түгел

Редакциягә рәхмәт сүзләре белән Иске Чуаш Адәмсуы авылында яшәүче Тамара Филиппова мөрәҗәгать итте.

Район газетасы редакциясендә кайнар линия эшли, аның телефоны буенча әбүнәчеләр безнең басмаларны китерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә алалар. Иске Чуаш Адәмсуы авылында яшәүче Тамара Филипповадан шалтырату булды.

“Хат ташучы Лариса Антоновага һәм авыл почта бүлеге башлыгы Надежда Ильинага рәхмәт әйтәсе килә. Алар район һәм республика басмаларын, хатларны, посылкаларны адресатка һәрвакыт оператив һәм төгәл китерәләр. Корреспонденцияне китерүдән тыш, почтальонка безгә вакытлы матбугатка язылу рәсмиләштерергә ярдәм итә. Ул - бик игелекле, ярдәмчел һәм җаваплы кеше, аралашырга да, үз эшен намус белән башкарырга да өлгерә”.

Иске Чуаш Адәмсуы авылында 350 дән артык кеше яши һәм биредә нибары бер хат ташучы – Лариса Антонова эшли. Иң якын почта элемтәсе бүлеге Емелькинода урнашкан. Һәр эш иртәсендә авыл почтальоны газета-журналлар тарата, пенсия бирә. Аны халык ярата һәм һәр йортта яңалыклар «порциясен» алу өчен көтеп алалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев