Аксубаево
  • Рус Тат
  • Авыл әниләренә ярдәм йөзеннән

    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тудырган һәм авылда 3 елдан да ким булмаган вакытта яшәүче яшь әниләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында карар кабул ителде.

    Беренче баласын тудырган 25 яшенә җитмәгән хатын-кызларга түләүләр 50 мең сумны тәшкил итә. Әгәр әни 29 яшенә кадәр өченче баласын тудырган икән, түләүләр күләме 100 мең сум тәшкил итә.

    Аксубай районыннан беренче баласын тудырган һәм социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән ханым Яңа Аксубайдан Светлана Алексеевна булды. Бу гаиләдә февраль аенда ир бала туган. Адель озак көтелгән бала гына түгел, гаиләгә дәүләт ярдәмен дә алып килгән.

    Аксубай районындагы 4 нче  номерлы Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлеге мөдире Татьяна Кандалина хәбәр итүченчә, агымдагы елның 12 сентябренә түләүләр сорап безнең районнан беренче балаларын тудырган 33 ханым һәм гаиләләрендә өченче балалары туган 8 ханым мөрәҗәгать иткән.

    Түләүләрне алу шартларын исегезгә төшерәбез: беренче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туганда; Россия Федерациясе гражданлыгы булганда, мөрәҗәгать итү вакытына Татарстан Республикасы территориясендә авыл җирлегендә яшәү вакыты 3 елдан да ким булмаганда.

    Түләүләрне алу өчен Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенә түбәндәге документларны тәкъдим итәргә: әнисеннән (ул булса яки ана хокукыннан мәхрүм ителсә – әтисеннән яки опекуныннан) түләүләрне алуга гариза; паспорт; банкта ачылган счет реквизитлары; бала (балалар) туу турындагы таныклык күчермәсе; әнисенең (әтисенең) үлүе турында таныклык күчермәсе; вәкаләтле затлар өчен ышанычнамә күчермәсе.

    Фото
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: