Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл медпункты яныннан контейнерларны алырлармы?

Шундый сорау белән редакциянең кайнар линия телефонына Иске Тимошкино авылында яшәүче Иван Петрович Семенов мөрәҗәгать итте.

Авыл аксакалы, медпункт каршындагы территория – чүп-чар җыю урыны түгел, дип саный. Һәм контейнерны ераграк күчереп куярга тәкъдим итә. Бу сорауны без авыл җирлеге башлыгы Полина Мулеевага юлладык.

Ул хәзерге вакытта җирлектә, стандартларны исәпкә алып, торак йортлардан – 20 метр, медицина учреждениеләреннән 25 метр ераклыкта яңа контейнер мәйданчыклары урнаштырылуы турында хәбәр итте. Һәм моның глобаль проблема түгеллегенә, мәсьәләнең хәл ителәчәгенә ышандырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев