Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл китапханәсендә – “Яңа ел карнавалы”

Кәкре Күл авыл китапханәсендә “Яңа ел карнавалы” дигән китаплар бәйрәме узды.

Кышкы каникуллар – фантазияләр, күңелле сюрпризлар һәм бүләкләр вакыты.

Каникул көннәрендә китапханәләрдә беренче килүчеләрне түземсезлек белән көтәләр. Кәкре Күл авыл китапханәсендә алар өчен “Яңа ел карнавалы“ дип аталган Яңа ел акциясе әзерләделәр.

Китапханәгә яңа ел бәйрәмнәрендә килгән балаларны гадәти булмаган күргәзмә – китап сюрпризы каршы алды. Әлеге чарада 2021 ел юбиляр-басмалар катнашты. Китапханәче яшь китап укучылар өчен татлы бүләк белән бергә, матур тартмачыкларга китаплар да салды. Балаларның кызыксынуы артты. Алар ябык бизәкле төргәкләрдәге «яшерен» китапларны кызыксынып сайладылар. Яшь китап укучыларга китапны абонементка кире кайтарганда үзеңнең тәэсирләрең белән уртаклашырга дигән бурыч йөкләнде.

 

Фото Кәкре Күл авылы китапханәсе архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев