Аксубаево
  • Рус Тат
  • Авыл китапханәсендә очрашу

    Иске Савруш авылы китапханәчесе Ирина Егорова Туган тел көненә багышланган “Огонек” әдәби клубы утырышына педагогика ветераны, үзешчән шагыйрь Геннадий Якимовны чакырган иде.


    Очрашуны районның Чуаш милли конгресы рәисе Роза Чентаева ачып җибәрде. Ул клуб әгъзаларын туган телне һәм мәдәниятне саклау, үстерү буенча җәмгыять оешмасының эшчәнлеге белән таныштырды.

    Геннадий Якимов әдәбият сөючеләргә тормышының кайбер чорлары, иҗаты һәм китап язу өстендә ничек эшләве турында сөйләде. Шагыйрь берничә шигырен укыды һәм үзе иҗат иткән берничә җырны да башкарды.  

    Очрашу ахырында ул үзенең бер китабын китапханәгә бүләк итте. Тиздән тагын бер китабы басылып чыгуы турындагы серне дә чиште.  Роза Чентаева Ирина Егоровага, Геннадий Якимовка туган телне һәм туган як мәдәниятен үстерү, саклау буенча башкарган эшләре өчен Чуаш милли конгрессының грамотасын тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: