Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл хуҗалыгында хезмәт кую җанга якын

Агымдагы ел «РНК» ҖЧҖ җитәкчесе Искәндәр Зәйдуллин өчен юбилейдан башланды. Аңа 60 яшь тулды.

Искәндәр Исхак улы – оештыру эшенең беренче күнекмәләрен һәм юлларын комсомол биргән кешеләр буыны вәкиле.

Иске Кыязлы мәктәбен тәмамлаганнан соң, агроном һөнәрен сайлый. Авыл хуҗалыгы техникумында белем ала, Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң Вахитов исемендәге колхозда агроном булып эшли башлый. Аны колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Колхоз яшьләре белән эшләү еллары карьера үсеше өчен үзенчәлекле шарт була. Яшь белгечне киләчәктә партия эше, җитәкче вазыйфалар көтә. Ул галим агроном квалификациясе буенча авыл хуҗалыгы институтында югары белем ала. Төрле елларда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрен җитәкли, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы булып эшли. Ул вакытлар аграр секторда авыр үзгәрешләр чоры булды. Авыл хуҗалыгын алып баруда зур проблемалар, кирәкле нәрсәләрнең җитмәве сизелде. Нинди генә кыенлыклар килеп тумасын, җитәкче буларак, Искәндәр Исхак улы үзе җитәкләгән хуҗалыкларны бер агымда тотарга тырыша, мөһим авыл хуҗалыгы объектлары төзү белән шөгыльләнә.

2009 елда Искәндәр Исхак улы районның иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе – «ВАМИН-Аксу» агрофирмасын җитәкли. Хезмәттәге казанышлары өчен ул район җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан берничә тапкыр бүләкләнә, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була.

Хәзер, районда урнашкан «РНК» ҖЧҖ автоколоннасы башлыгы вазыйфасында Искәндәр Исхак улы башка юнәлеш – нефть предприятиеләрен техник яктан тәэмин итү буенча бурычларны хәл итә. Колонна коллективында 60 кеше эшли. Алар безнең районның төрле авылларында яшәүчеләр. Элеккеге кебек үк, ул һәр хезмәткәрнең иминлеге өчен җаваплылык тоеп хезмәт куя.

– Минем өчен һәр эш үзенчә мөһим. Әмма авыл хуҗалыгында хезмәт кую җанга якынрак, – ди Искәндәр Исхак улы. – Авыл хуҗалыгында эшләгән еллар онытылмый. Һәм, иң мөһиме: минем белән эшләгән хезмәткәрләр – сыер савучылар, механизаторлар, белгечләр, терлекчеләр – чын хезмәт ияләре, үзләренең һөнәри бурычларына тугры кешеләр. Мин аларга хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев