Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе: товар да, коймак та, җыр да

Муниципаль районнар катнашында Казанда узган авыл хуҗалыгы ярминкәләре башкала халкында зур сорау белән кулланыла һәм алар социаль билгеләнешкә ия.

Аксубайның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ярминкәдә катнашып, кала халкын шатландырдылар. Сәүдә рәтләрен иртәнге сәгатьләрдән үк халык сырып алды. Безнең район үз продукциясен 31 сәүдә рәтендә тәкъдим итте. Аеруча ит белән сату итүче КФХлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, эшмәкәрләр, авыл җирлекләре бәйрәм ярминкәсеннән уңды: сайлап алу мөмкинлеге дә, сыйфатлы продукция дә җитәрлек иде.

“Аксу Агро” һәм “Аксубай” авыл хуҗалыгы предприятиеләре сатуга ашлык алып килде. Шулай ук үтемле бәядән көзге муллыктан тәкъдим ителгән: бәрәңге, кызыл чөгендер, кишер, суган, кәбестә, кабакны да кала халкы теләп сатып алды. Шулай ук җимеш агачлары үсентеләре дә сатылып бетте. Аксубай районы вәкилләре бу көнне Казан авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 2 миллион 410 мең сумга товар сатты.

Сәүдә павильоннарына иртәдән үк, нигездә, өлкән буын вәкилләре килә. Ярминкә өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үтте, шуңа бәйле әлеге категория кешеләргә хөрмәт йөзеннән Әхнаф Сөниев КФХсы коллективыннан кайнар чәй, коймак белән сыйлану мөмкинлеге дә тудырылган иде.

– Без зур сыешлыкта коймак өчен камыр әзерләдек һәм ике табада пешердек тә, – дип сөйли пешекче. – Әзерләнгән камырны тулысынча кулландык. Шәһәр кешеләре безнең янга килеп, кайнар коймак пешкәнен көтеп алдылар. Алар бик канәгать булдылар!

Бәйрәм картинасын район Мәдәният йортының иҗат коллективы ялкынлы концерт программасы белән тулыландырды. Сәүдә рәтләрен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары һәм АПК бүлекчәләре җитәкчеләре, министрлык белгечләре карап чыкты. Алар тәкъдим ителгән продукциянең төрлелеге һәм аларга бәяләр белән таныштылар, Аксубай мәйданчыгында сәүдәнең яхшы оештырылуына уңай бәя бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев