Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл хуҗалыгы турында «Сынаулар һәм җиңүләр гасыры» китабын интернеттан укып була

Әлеге басма мөһим һәм җаваплы миссияне — республика халкының азык-төлек иминлеген тәэмин итүне башкарган һәм башкара торган кешеләргә багышлана

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгы уңаеннан республиканың авыл хуҗалыгы тарихы турындагы «Сынаулар һәм җиңүләр гасыры. Кешеләр һәм җир тарихлары» дигән китапны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында укырга мөмкин. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге басманы Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка да бүләк иттеләр.

Китапка сылтама министрлык сайтында урнаштырылган.

«Бу китап — Татарстан авыл хуҗалыгының гасырлык тарихын гомумиләштерүгә беренче омтылыш, авыл хуҗалыгы тарихы да быел 100 еллык юбилеен билгеләп үтә торган Татарстан тарихы белән бергә үрелеп бара. Китап гаять зур кыенлыклар белән мөһим һәм җаваплы миссияне — республика халкының азык-төлек иминлеген тәэмин итүне башкарган һәм башкара торган кешеләргә багышлана», диелә хәбәрдә.

Китап укучыны Татарстан аграр секторының бүгенгесен һәм киләчәген аңлау өчен аның үткәнен белүнең мөһим булуы турында уйланырга этәрү максатында чыгарылган. Бу басмада милли намусыбызның һәм горурлыгыбызның документаль дәлиле буларак буыннан-буынга тапшырылырга һәм сакланырга тиешле бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат табарга мөмкин, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото https://agro.tatarstan.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев