Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр өчен республикада хәрәкәт чикләнмәгән

«Рөстәм Нургалиевич кешеләрнең бу категориясе өчен бернинди уңайсызлыклар тудырылырга тиеш түгел дип басым ясап әйтте, чөнки алар республика халкын азык-төлек белән тәэмин итүдә мөһим функция башкара», - диде Лилия Галимова.

Коронавируска бәйле рәвештә изоляция чорында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр өчен республикада хәрәкәт чикләнмәгән. Бу хакта онлайн брифинг барышында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Журналистларның берсе ЮХИДИ хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүченең йөк машинасын туктатып тоткарлаганнары турында сигнал килүен әйткән.

«Мин мондый сигнал турында ишетмәдем. Бездә бөтен кешегә инструктаж бирелгән, эшләргә рөхсәт бирә торган белешмә нинди формада булырга тиешлеге аңлатылган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы моны җитди күзәтеп тора. Продукция белән тәэминат мөһим сорауларның берсе булуын аңлыйбыз», — диде Лилия Галимова.

Ул бу атнада Рөстәм Миңнехановның эре ритейлерлар белән онлайн очрашуында «Республика территориясендә йөк ташу чикләнәчәкме?» дигән сорау күтәрелгәнен әйтте.

«Рөстәм Нургалиевич кешеләрнең бу категориясе өчен бернинди уңайсызлыклар тудырылырга тиеш түгел дип басым ясап әйтте, чөнки алар республика халкын азык-төлек белән тәэмин итү буенча мөһим функция башкара», — диде Галимова.

Ул эш белән тәэмин итүче оешмалар өчен Хокукый мәгълүмат порталында Татарстан Хөкүмәте Карарында белешмәнең бердәм формасы күрсәтелгәнен искәртте.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев