Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл хуҗалыгы министры ярминкәләрдә карабодайга бәя күтәрелмәячәген әйтте

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә карабодайга бәяләр күтәрелүе көтелми. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында брифингта шулай дип ышандырды.

“Мин үзем ике ярминкәдә булдым. Карабодайга ажиотаж күренмәде. Алдагы ярминкәләрдә бәяләр күтәрелүе көтелми. Бездәге запаслар халыкны тәэмин итү өчен җитәрлек”, – диде министр.

Ярминкәләрдә карабодайның 1 килограммы 30 сумнан сатыла. Сәүдә челтәрләрендә ул 40 сумнан артык. Узган җиде ярминкәдә 41 тонна карабодай сатылган.

“Бәяләр сәүдә предприятиеләренә караганда арзанрак. Яшелчәләр буенча аерма 70 процентка җитә. Ассортимент яхшы. Продукция сыйфаты тикшерелеп тора”, – диде Марат Җәббаров.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев