Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл хуҗалыгы министрлыгы карабодай экспортына тыюны озайтты

«Карабодай экспортына чикләүләр 31 августтан соң озайтылырга мөмкин», — дип белдерде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Патрушев.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы башлыгы Дмитрий Патрушев Россиядән карабодайны экспортка чыгаруны тыю 31 августтан соң, урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча озайтылырга мөмкин икәнлеген әйтте.

Россия 5 июньнән карабодайны экспортлауга тыю кертте. РФ Хөкүмәтенең апрель азагында кабул ителгән тиешле карары нигезендә ул агымдагы елның 31 августына кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта «РИА новости» хәбәр итә.

«Хөкүмәтнең гамәлдәге карары нигезендә карабодайны экспортлау 31 августка кадәр чикләнгән. Бу социаль әһәмияткә ия продукция һәркем алырлык булырга тиеш, шуңа күрә уңыш җыю нәтиҗәләре нигезендә чикләүләр озайтылырга мөмкин», — диде Патрушев Бөтенроссия кыр көне-2021 кысаларында.

«Шул ук вакытта без быел карабодай җитештерү күләме артуын фаразлыйбыз. Моның өчен чәчү мәйданы 12% ка — 976 мең гектарга кадәр арттырылган. Көтелгән уңыш предприятиеләрне тулысынча эшләтергә һәм халыкны продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип өстәде ул.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев