Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Ел экспортеры» конкурсында катнашырга чакыра

«Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында «Россия экспорт үзәге» АҖ ел саен «Ел экспортеры» дигән Бөтенроссия конкурсын үткәрә.

Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Гаризаны зур компанияләр, кече һәм урта бизнес компанияләре һәм шәхси эшкуарлар түбәндәге тармак номинацияләрендә бирә алалар:

  •  «Сәнәгать өлкәсендә Ел экспортеры»;
  • «Машина төзелеше өлкәсендә Ел экспортеры»;
  • «АПКның база продукциясе өлкәсендә Ел экспортеры»;
  • «АПКның әзер продукциясе өлкәсендә Ел экспортеры» (югары эшләнмәләр);
  •  «Хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә Ел экспортеры»;
  • «Ел трейдеры».

Моннан тыш, премиягә дәгъва кылучы һәркем түбәндәге өстәмә номинацияләрдә катнашуга гариза бирә ала:

  •  «Ел ачышы»;
  • «Яңа география»;
  • «Иң яхшы хатын-кыз экспортер»;
  • «Иң яхшы яшь эшкуар-экспортер»;
  • «ESGның җаваплы экспортеры».

Конкурста җиңүчеләрне билгеләү, гадәттәгечә, ике этапта узачак. Башта һәр федераль округта җиңүчеләр сайлап алына, аннары шулар  арасыннан илнең иң яхшы экспортерлары билгеләнәчәк. Гаризалар  2022 елның 8 июленә кадәр кабул ителә.

Конкурста катнашу бушлай. Катнашу  өчен «Россия экспорт үзәге»  АҖ сайтында анкета тутырырга кирәк: http://awards.exportcenter.ru/anketa/?utm_medium=news&utm_campaign=roiv_news_exporter_goda_22.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев