Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Аксубай районында техниканың язгы чәчүгә әзерелегенә бәя бирә
Аксубай районында 2020 елда техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча зональ семинар-киңәшмә уза, анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов та катнаша.
Районга республиканың 9 районыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре җыелды. Семинарның практик өлеше «Аксу-Агро»ның мехпаркында узды. Утырышның пленар өлеше район Мәдәният йортында үтә.
Ул 2019 ел урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы 500 механизаторы арасына кергән районның алдынгы игенчеләрен хөрмәтләү белән башланып китте.
Семинарда катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.
Аксубай районында ремонтның ничек баруы турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин сөйләде.
Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы идарәләренең барлык җитәкчеләре тыңланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев