Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен Борис Соломонов җитәкләде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе итеп Борис Соломонов билгеләнде.

Борис Соломонов 1985 елда Яңа Тимошкино авылында туган. Яңа Тимошкино урта мәктәбендә белем алган, 2005 елда бухгалтерлык исәбе, анализ, аудит белгечлеге буенча Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Техникумны тәмамлаганнан соң «Чулпан» күмәк предприятиесенең (Яңа Үзи авылы) баш икътисадчысы итеп билгеләнә.

2006-2009 елларда Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итә (вакытлы хезмәт һәм контракт буенча 385нче артиллерия бригадасында хәрби хезмәт). Борис Анатольевич Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап, икътисадчы квалификациясе алган. АФ «Вамин-Аксу» АФда төзелеш буенча хисапчы, «Вамин-Аксу» АФның «Ленин» бүлекчәсе бухгалтеры, аннары – район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсендә икътисад буенча консультант булып эшли. Соңгы 7 елда, район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе җитәкчесебулып билгеләнгәнче, Борис Соломонов район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе булып эшләде.

2018 елда ул ТР муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясенең «ТР муниципаль берәмлекләр өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» дипломына лаек булды. Шулай ук нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы икътисадын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен ТР Икътисад министрыннан Рәхмәт хаты, район үсешенә керткән өлеше өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Борис Соломонов өйләнгән, ике бала тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев