Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең пенсияләре артачак

2019 елның 1 гыйнварыннан озак вакыт авыл җирлегендә үсемлекчелектә һәм терлекчелектә хезмәт куйган затларның пенсия тәэминаты артачак.

Федераль канунны тормышка ашыру кысаларында картлык яки инвалидлык буенча иминиятләштерү пенсияләренең 25 проценты күләмендә билгеләнгән өстәмә түләүләр ярдәмендә пенсияне арттыру көтелә. Бу өстәмә түләүләр 30 ел авыл хуҗалыгында хезмәт куйган, хәзерге вакытта эшләмәгән һәм авыл җирлегендә яшәгән кешеләргә билгеләнә. Ягъни, кешенең 30 еллык стажы булырга тиеш, ул хәзерге вакытта авылда яшәргә һәм эшләмәскә тиеш. 

– Аксубай районында эшләмәгән, 30 еллык стажы булган һәм авыл җирлегендә яшәгән кешеләр саны 1,5 меңгә якын, – дип белдерде ПФР Идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Яковлева. – Яңа елдан алар әлеге түләүләрне ала башлаячак. Быел пенсияләрнең 7,05 процентка индексацияләнүеннән тыш,

2019 елның 1 гыйнварыннан барлык иминиятләштерү пенсияләре алган һәм кирәкле стаж туплаган эшләмәүче затлар – 1 һәм 2 нче инвалидлык төркемнәре һәм картлык буенча иминиятләштерү пенсияләре алучылар – 1300 сум, 3 нче инвалидлык төркеме пенсионерлары - 699 сум алачак. Әлеге сумма алга таба индексацияләнәчәк.

 Әлеге кабаттан исәпләү Пенсия фонды тарафыннан пенсия эшләре нигезендә автомат рәвештә башкарыла. Пенсионерның кулында авылда эшләве турында өстәмә мәгълүмат бар икән, алар Пенсия фондына тәкъдим ителергә тиеш.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев