Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Авыл хуҗалыгы исәбен алу: бүген авыл нәрсәгә ия?

Районда Россия Федерациясенең беренче цифрлы авыл хуҗалыгын микро исәпкә алу уза.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә исәпкә алу кампаниясе турында статистика бүлеге белгеч-эксперты Фәридә Гамируллина белән әңгәмә корабыз.

– Һәр 10 ел саен Россиядә авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәрелә, ул авылларда яшәүчеләрнең бар нәрсәләрен теркәп бара. Соңгы авыл хуҗалыгы исәбен алу 2016 елда узды, быелгысы – арадаш. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең микро исәпкә алуда катнашуы бик мөһим. Әлеге кампания дәүләт ярдәме чараларының яңа юнәлешләрен, авылда эшлекле активлыкны стимуллаштырырга, базарда көндәшлек дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итә.

– Ул, алдагысыннан аермалы буларак, ничек уза?

– Аерымлыклар бар. Микро исәпкә алуда, нигездә, заманча инструментлар – мәгълүмат җыю өчен планшетлар кулланыла. Планшет компьютерлар махсус операцион система белән җиһазланган һәм аларга барлык кирәкле куркынычсызлык сертификатлары кертелгән.

Шулай ук респондентларга исәпкә алу кәгазе сорауларына Росстат сайтында җыю системасы аша да җавап бирергә мөмкин. Аерым очракларда кәгазь вариант та тутырыла.

– Исәпкә алу буенча эш ничек оештырылган?

– Исәпкә алу буенча барлык процедуралар, инструкцияләр һәм таләпләрне үтәп, гамәлдәге РФ законнары нигезендә башкарыла. Район территориясендә 3 инструктор участогы эшли. Алар районның барлык авыл җирлекләрен колачлый, алар Иске Ибрай, Кәкре Күл, Иске Ильдеряк авыл җирлекләре административ биналарында урнашкан. Сораштыру белән 17 исәпкә алучы шөгыльләнә, 3 инструктор алардан мәгълүматларны кабул итә, район буенча 1 вәкаләтле вәкил бар, аның урынбасары участокларның эшчәнлеген контрольдә тота.

Исәпкә алучыларны тышкы кыяфәтләре буенча белергә мөмкин: алар махсус жилетларга, аерым билгеләргә, атрибутларга, эмблемага ия. Халык санын алу пандемия чорында бару сәбәпле, исәпкә алучылар үз эшләрен саклану чараларын – битлек, перчаткалар кулланып алып баралар.

– Анкеталарда нинди сораулар бар?

– Авыл кешесенең шәхси ярдәмче хуҗалыгы турында гомуми картинаны бирергә мөмкин булган бар нәрсә: җир мәйданы, утыртылган куаклар. Шулай ук терлекчелек турында сораулар да бар: респондент йорт хайваннарының нинди төрләрен асрый. Җаваплар төгәл, конкрет булырга тиеш. Татарстанстат алынган мәгълүматның конфиденциальлеген гарантияли. Мәгълүматлар бары тик гомумиләштерелгән тәртиптә генә, микро исәпкә алу нәтиҗәләрен анализлау өчен файдаланылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев